Янгын булган «Витязево» лагерендә ял иткән балалар Татарстанга кайтты

11 августта янгын чыккан «Витязево» лагерендә ял иткән 560 Татарстан баласы бүген төнлә Анападан Казанга кайтты. 

Казан тимер юлы вокзалы перронында җыелган ата-аналар, балаларын көткәндә бер-берсе белән сөйләшеп торды. «Мине әйдәман бар да әйбәт дип тынычландырды, Ул миңа ипләп кенә барысын да сөйләп бирде. Без балалар өчен бик шатбыз, бар да уңай тәмамланды», диде бер хатын.

Поезд килеп туктауга, каршы алучылар вагоннар янына ашыкты.

«Беренче реакциям — нәрсә булды икән? Яланаяк урамга чыгып чаптым. Карасам — тәрәзәдән төтен агыла, барысы да анда янгын дип әйтә»,  дип сөйләде лагерьдән кайткан малайларның берсе.

«Без корпуска керә башлагач, барысы да «Анда янгын, янгын!»,  дип кычкырырга тотындылар. Без башта әллә шаярталармы дип уйладык. Безне читкәрәк алып киттеләр һәм шуннан соң гына икенче каттан төтен чыгуын күрдек, — диде бер кыз-бала. — Безне танцполга күчерделәр, барыбызны да санап чыктылар. Аннары футбол мәйданына күчерделәр. Безне автобус башка лагерьгә алып китте, анда күңелле иде, безне сөенеп кабул иттеләр. Әйдаманнар һәрвакыт безнең янда булды, уйнадык, күңел ачтык — кыскасы, ял бик ошады».

«Барысы да елый башладылар, йөгереп китүчеләр дә булды, без аларны тотып калдык»,  дип сөйләде Яңа Чишмәдән Маргарита Темникова. Ул балаларны озатып барган. «Без аларны тотып җыябыз, ә алар тагын йөгереп китәләр. Балалар янгынның үзен күрмәделәр. Без соңгы чиккә кадәр янгынны сүндерерләр дип ышандык, әмма бер бүлмәдә чыккан ут бөтен бинаны юк итте»,  диде ул.

Янгын чыкканда күпчелек бала дискотекада булган, янучы корпуста берничә бала гына калган. Аларны беренче чиратта эвакуацияләгәннәр. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, утны лагерь хезмәткәрләре һәм олырак балалар сүндереп торган.

«Бөтен корпуслардан янгын сүндерү баллоннарын җыеп чыктык та, аларны эшкә җиктек. Аннары корпуссыз калган балаларга матраслар ташыдык, чөнки аларга йоклар урын да юк иде»,  дип сөйләде яшүсмер Марат.

«Беренче уй — бу эсктремаль ситуация. Иң мөһиме — паникага бирешмәскә, конкрет гамәлләр кылырга, үзең белгәнчә эшләргә. Һәм, әлбәттә, башкаларга булышырга»,  дип өстәде яшүсмер Альберт. Ул да янгын сүндерүдә катнашкан.

Тырышуларына карамастан, корпусның икенче һәм өченче катлары тулысынча янып беткән. Балаларның шәхси әйберләре һәм документлары да янган. Балаларга тиешле справкалар инде бирелгән, хәзер документларны торгызу бара. Юл өчен кирәкле әйберләрне Краснодар крае администрациясе биргән.

«Паника кубармас өчен, без балаларны ата-аналарга шалтыратмамска өндәдек. Без алардан моны үтендек. Чөнки бер кыз бала әнисенә шалтырата башлаган иде, ул шулкадәрле нык кычкырды ки, икенче кыз аңын җуеп егылды,  дип сөйләде өлкән әйдаман Ольга Константинова. — Бар да яхшы, уңай, без барыбыз да исән-сау. Су бирделәр, җылы киемнәр китерделәр, юрганнарга төрделәр».

Анападан кайткан поезда барлыгы 700 бала иде. Шуларның 560ы — Татарстаннан.

Татар-информ

Фото: Салават Камалетдинов

Бәйле