Австралиядә хатын-кыз 18 килограммлы бала таба [фото-видео]

Австралиянең бала табу йортына көчле тулгаклар белән 272 килограммлы хатын-кызны алып киләләр.

автралия

Хатын-кыз моңарчы табибларга мөрәҗәгать итмәгән булып чыга. Шуңа да, баланы кесерево сечения ярдәмендә тудыралар.

Акушерлар башта хатын-кызның өч игезәк булыр дип уйлый, әмма дөньяга бер генә бала аваз сала. Сабыйны үлчәгәч, табиблар бик гаҗәпләнә, чөнки аның авырлыгы — 18 кг була.

Моңарчы, дөньяда 17,2 килограммлы бала туган булган икән инде. Әлеге хәл 1839 елда күзәтелгән. Шулай итеп, Австралиядә яшәүче хатын-кыз, бала табып, яңа рекорд куя.

Мәгълүмат, фото life.ru сайтыннан алынды

Бәйле