Ана, үкенүле хат язып, яңа туган баласын урам уртасында калдырып китә [фото]

Бала туу — олы бәхет… Әти-әни  әлеге вакыйганы зарыгып көтә. Әни кешеләр аеруча да дулкынлану кичерә… 9 ай дәвамында баласын йөрәк астында йөрткән хатын-кызның хис-кичерешләрен сүз белән генә аңлатып бетереп булмый: шатлык, сөенеч, шул ук вакытта дулкынлану… Бала туу белән, әни кешенең йөрәге икегә бүленеп, ике җан өчен тибә башлый.

 Кемгәдер, сабыйның дөньяга килүе чиксез бәхет бүләк итсә, икенчеләрне кайгыга да салырга мөмкин. Юк, бу әле ана балага шат түгел дигән сүз түгел… Тормыш без теләгәнчә генә бармый шул, көтелмәгән авырлыклар, сынаулар кешене әллә нинди адымнар  ясарга мәҗбүр итә.

 Җәйге иртәләрнең берсендә 83 яшен тутырган әби, йортыннан ерак түгел бала таба… Матур итеп киенгән яңа гына туган кыз бала..

Әлеге хәл Кросноярск өлкәсендә 16 августта 11.40 сәгатьләрдә була. Базга дип барырга чыккан карчык, чит тавыш ишетеп ала. Башта ул якында гына мәче баласы йөри дип уйлый. Әмма бераздан сабыйны күреп ала. Сабый белән бергә хат та була.

“Гафу итегез! Минем барыр җирем юк. Кызым тыныч һәм сау-сәламәт бала. 12 августта дөньяга килде. Барлык прививкалар да ясалган. Минем тормышымда  — бу иң куркыныч һәм авыр адым. Вакыт узгач, мин кире кайтачакмын, баламны алып китәчәкмен…Әлегә мин бер нәрсә дә эшли алмыйм. Без инде подъездда да кундык…”

Күз яшьләре аша язылган әлеге хатны кат-кат укысак та, ананы әлеге куркыныч адымга тарткан сәбәпләрне белеп булмас.

Хәзерге вакытта ана кешене эзлиләр. Хатын-кыз баланы тапканчы күзәтеп торган дигән фикер бар. Шаһитлар да соңгы көннәрдә баласын күтәргән 35 яшьлек хатын-кызны күргәннәре  турында сөйли.

Ә кыз баланы хастаханәгә озатканнар. Анда ул берничә көн булачак. Әгәр дә сабыйның әти-әнисе табылмаса, аңа “билгесез” статусын биреп,  балалар йортына тапшырачаклар. Ягъни, әти-әнисе кем икәне ачыкланмаган дигән сүз. Әлбәттә, әлеге кызчыкны башка кешеләр үз гаиләсенә тәрбиягә ала алачак.

Баласын калдырып киткән хатын-кызга карата җинаять эше дә ачылырга мөмкин. Ләкин иң элек ананы табып, бу адымга тарткан сәбәпләрне ачыклау мөһим. Шуны да әйтергә кирәк, 3 ай тулганчы балаларын калдырып киткән аналарның бу гамәлен «аффект халәтендә” булган, дип тә карарга мөмкиннәр. Бу очракта ана кешегә җәза бирелү урынына, ярдәм итүләр каралган.

Мәгълүмат, фотолар Комсомольская правда сайтыннан алынды.

Бәйле