Роза Әдиятуллинаның кызы үз чәчендә «салават күпере» ясый [фото]

Ата-аналар мәш килеп балалырын яңа уку елына әзерләргә дип,  мәктәп формасы алганда, Роза Әдиятуллина кызы Алисәнең чәчен салават күперенең барлык төсләренә буяп чыккан.

Алып баручы Роза Әдиятуллина инстаграмга урнаштырган фотоны күреп, күпләр шаккатты. Аеруча да әни кешеләр: «Ничек баланы мәктәпкә җибәрәсез, директорыгыз ни әйтер?» кебек сораулар  яуды гына.

Ләкин борчылыр сәбәп бер дә юк икән, Алисәнең чәчен буяу белән түгел, ә махсус акбурлар белән буяганнар. Теләгән вакытта юып та төшерергә мөмкин.

Ой что будееет???? #горемамаша #немогуотказать #ещечутьчутьилетовсё #всеуспеть

Фото опубликовано Roza Adiyatullina (@rozaadiyatullina)

 

Бәйле