Чаллы табибын үтергән Мисбах Сәхәбетдиновның мылтыгы музейда урын алачак [фото]

86 яшьлек Мисбах Сәхәбетдинов Чаллыда танылган табиб-травматолог Андрей Железневка аткан кул таягыннан ясалган коралны Тикшерү идарәсе музеена тапшырганнар, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Тикшерү органнарының кулдан ясалган коралны тапшыру турындагы үтенече Мисбах Сәхәбетдиновка карата хөкем карары законлы көченә кергәч канәгатьләндерелде.

Искәртеп үтик: табиб-травматолог Андрей Железнев 2015 елның 11 декабрендә үзе эшли торган поликлиника баскычында үтерелде. 86 яшьлек Мисбах Сәхәбетдинов үтерүдә гаепле булуын таныды. Ул табибка үпкәсе булуын һәм үч алу турында берничә ел уйлануын сөйләде. Ул кул таягыннан корал ясаган һәм табибка аткан. Суд аңа карата алты елга ирегеннән мәхрүм итү хөкемен чыгарган.

Татар-информ

Бәйле