Бала тапканда хатын-кызның эчендә тампон калдырганнар?

24 яшьлек Анастасия  Ибраһимова үзен табиблар хатасының корбаны итеп саный. Аның фикеренчә, баланы ярып алганнан соң, корсак куышлыгында мамык тампон калдырганнар. Настя ничә айлар дәвамында авыртулар белән көрәшә, дәваланулар ала. “Табиблар эч авыртуның сәбәпләрен дөрес ачыкламаган”, ди ул.  Бүген әлеге эш мәхкәмәдә. 

24 яшьлек Анастасия һәм  35 яшьлек Руслан Ибраһимовлар гаиләсе,  2015 елның сентябрендә икенче балалары дөньяга килүен көтәләр. Шул исәптән, хатын-кыз шәхси сырхауханәгә исәпкә баса.

Бала дөньяга килә, аны ярып алалар. Бераздан Настя корсак астындагы авыртуларга зарлана башлый. Табиб тикшерү уздырганнан соң, “ялкынсыну барышы, дәваланырга кирәк”, дип  берьюлы ике антибиотик язып бирә.

— Антибиотиклар ярдәм итмәде: температура һәм авыртулар дәвам итте. Голованова тагын бер диагноз куеп, антибиотиклар белән дәвалану курсы язды. Үзгәреш булмавын, иммунитетым көчсез булуы белән аңлатты, — ди Настя ханым.

Бу дәвалану да файдасыз булып чыга. Хатын – кызның корсак астындагы авыртулар тагын да көчәя. Әлеге сырхауханәдә чираттагы УЗИ вакытында табиб җөй янында гемостатик мамык (гемостатическая губка) булуын күреп ала. Әлеге мамык, бала тапканнан соң 3 – 4 атна үткәч, таралырга тиеш булган, күрәмсең, мамык юкка чыкмаган. РКХ (РКБ) табибларының киңәшмәсеннән соң, “ялкынсыну барышы” диагнозы кабаттан раслана һәм Анастасиягә антибиотиклар белән дәвалануның 4 курсын язып бирәләр.

Әлеге курсның да ярдәме тими. Настяга 6 ай дәвамында гормональ дарулар белән дәваланырга кушалар. “Әгәр бусы да файдасыз булса, мамык юкка чыкмый калган очракта, ярты елдан соң операция ясауларын белдерделәр”, ди ханым. Настя бәйсез табибларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр  була. Алар, оча сөякләре янда мамык тампонга охшаш, чит матдә барлыгын ачыклыйлар.

Ибраһимовлар гаиләсе хокук саклау әгъзаларына гариза яза, баш табиб Марат Садыйков, мәхкәмә – медицина (судебно – медицинский) белгеченә операция барышын күзәтергә ризалык бирә. Белгеч бу хәлне видеоязмага төшерегә тиеш була.

Анастасиягә 7 нче хастаханәдә операция  ясыйлар. Ул билгеләнгән вакыттан алданрак тәмалана.

“Операция  ничек узганын белмим, табиблар җирле наркоз ясарга тиеш иделәр, тик үземне дә кисәтмичә, гомуми наркоз ясаганнар”, дип сөйләде ханым.

Настяның эчендә мамык тампонны тапмыйлар. Табиблар сүзенә караганда, ул анда булмаган да.

Чираттагы УЗИ тикшеренүендә, җөй янында берни дә булмавын күрәләр. Ибраһимовлар гаиләсе, видеоязманы таләп итә, тик аларга язманы күрсәтмиләр.

Шулай да, Руслан һәм Настя видеоязманы ниндидер юллар белән алуга ирешә. Ул берничә өлешетән тора икән, ә канун буенча язма өзлексез булырга тиеш. Бәйсез табиб әлеге видеоязманы карагач, “ә иң мөһим өлеше – корсак куышлыгын тикшерү кайда”, дип гаҗәпләнә.

Анастасия әлеге эшне табиблар ялгышына санап, мәхкәмәгә тапшыра.

“ Минем балаларым ятим калырга мөмкин иде. Шул чорда кичергән  авыртуларны сөйләп аңлата торган түгел”, ди ул.

Мәгълүмат Комсомольская правда сайтыннан алынды.

Бәйле