Колга белән сикерүдә ике тапкыр Олимпия һәм өч тапкыр дөнья чемпионы Елена Исәнбаева спорт карьерасын тәмамлау турында игълан итте. Бу хакта ул Рио-де-Жанейрода узган матбугат конференциясендә әйтте.
“Вконтакте” социаль челтәрендәге битендә Елена Риога Олимпиадага очар алдыннан Волгоградта соңгы сикерү мизгеленең видеосын да урнаштырган. “Бу сикерү минем спортчы карьерасын төгәлли – һәм минем тормышымдагы яңа этапны ача. Мин бирешмим. Мин алга барам”, дип язган чемпионка.
Искәртеп узабыз: элегрәк IAAF Рио-де-Жанейродагы Олимпиада-2016да катнашуын тыйгач, Елена Исәнбаева Уеннарда катнашырга мөмкинлек бирмәүне кичерә алмаячагын белдергән иде. Соңрак ул 19 август көнне карьерасына нокта куячагын әйтте.