Елена Исенбаева спорт карьерасын тәмамлау турында игълан итә [видео]

Колга белән сикерүдә ике тапкыр Олимпия һәм өч тапкыр дөнья чемпионы Елена Исәнбаева спорт карьерасын тәмамлау турында игълан итте. Бу хакта ул Рио-де-Жанейрода узган матбугат конференциясендә әйтте.

«Вконтакте» социаль челтәрендәге битендә Елена Риога Олимпиадага очар алдыннан Волгоградта соңгы сикерү мизгеленең видеосын да урнаштырган. «Бу сикерү минем спортчы карьерасын төгәлли — һәм минем тормышымдагы яңа этапны ача. Мин бирешмим. Мин алга барам», дип язган чемпионка.

Искәртеп узабыз: элегрәк IAAF Рио-де-Жанейродагы Олимпиада-2016да катнашуын тыйгач, Елена Исәнбаева Уеннарда катнашырга мөмкинлек бирмәүне кичерә алмаячагын белдергән иде. Соңрак ул 19 август көнне карьерасына нокта куячагын әйтте. 

Татар-информ

Бәйле