Модадан артта калырга теләмәүче ирләр тырнак буйый! [фото]

Чәчләрен буятып, укладка ясаучы ир-атларга ияләшеп тә киләбез бугай. Үз-үзләрен караучы, хатын-кызлардан да күбрәк кремнар алып, киемнәрен гел яңартып торучы «көчле» затлар көннән көн арта.

Инстаграм челтәрендә тагын бер яңалык: ир-атлар узыша-узыша тырнак буйый. Буяп кына калмый, #malepolish хэштегы аша бар дөньяга күрсәтә. Мактанырга яратучы хатын кызлардан бер дә ким түгел инде. Алар моны мода дип аңлата.

Кайбер хатын-кызлар, тырнагым сына дип, идән, савыт-саба юмаган кебек, бу ирләр дә бер нәрсә дә эшләмичә фотога гына төшә микән?

торнак

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий