Арча алмагачлары август аенда чәчәк ата [фото]

Арча алмагачлары көз үтеп, кыш килеп, язга чыкканны көтеп тормаган, мул итеп чәчәк ата башлаган. 

Шәһәрнең Пионер урамындагы ике хуҗалыкта алмагачлар чәчәктә утыра. Хуҗалары әйтүенчә, әлеге агачлар быел алма биргән, берсенеке тиз коелып беткән дә, яңа уңыш бирергә исәпләгәндер инде. Ә икенчесенең алмалары әле дә кызыктырып утыра, чәчәкләре дә хуш ис бөркеп, күзләрне иркәләп тора. Хәзер “алмагачы чәчәк ата августның унбишләрендә” дип җырларга калмагае, дип яза җирле газета.

алмагач

Татар-информ

фото arskmedia.ru сайтыннан

Бәйле