Төркиядә туйда шартлау нәтиҗәсендә кимендә 50 кеше һәлак була [видео]

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган «Ислам дәүләте» террор оешмасы бу шартлауларны оештырган булырга мөмкин дип белдерде.//Азатлык радиосы//

20 август кичендә Төркиянең көньягындагы Газиантеп шәһәрендә туй вакытында халык урамга чыккач террор гамәлендә кимендә 50 кеше һәлак булган, 73 кеше яраланган. Яраланучылар хакында башта 90нан артык кеше дип хәбәр ителгән иде.

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган «Ислам дәүләте» террор оешмасы бу шартлауларны оештырган булырга мөмкин дип белдерде. Төркия вице-премьеры Мехмет Шимшек «вәхшиләрчә» шартлатуны интихарчы оештырган, диде.

Элгәре Reuters мәгълүмат агентлыгы бер шартлау, йә булмаса берничә тапкыр шартлау булган, аны «Ислам дәүләте» төркемнәре оештырырга мөмкин, дип хәбәр иткән иде.

Шартлаудан соң ук Газиантеп хакимиятләре әлеге хәлне террор гамәле дип бәяләде. Бер, йә булмаса, берничә шартлатучы оештырган булырга мөмкин дип белдерде. Әлегә шартлауны үз өстенә алучы булмады.

Газиантеп Сүрия чигеннән 64 чакрым ераклыкка урнашкан. Узган ел Төркиянең күпчелеге көрдләр яшәгән көньяк-көнчыгышында берничә шартлау булды. Аларны йә көрд сугышчылары, йә «Ислам дәүләте» террор төркемнәре оештырды дип белдерелде.

 

Бәйле