Надежда Кадышева Радик Юльякшинга Мәскәүдә бергә чыгыш ясарга тәкъдим итә [видео]

20 августта, Түбән Кама шәһәренең юбилее уңаеннан, «Нефтехимик» паркында зур концерт булып узды.

Бәйрәм чарасында Тимати,  «Бандэрос» төркеме, Надежда Кадышева һәм «Золотое кольцо» ансамбле, Владимир Кузьмин, Андрей Сапунов, Филүс Каһиров, Радик Юльякшин чыгыш ясады.

Радик Юльякшин инстаграм челтәренең актив кулланучысы буларак, тамашаны фото-видеога төшереп, язылучылар белән бүлешеп барды.

Радик Надежда Кадышева белән дә видеога төште. Радик сүзләренчә, рус эстраданың танылган җырчысы аңа Мәскәүдә «Золотое кольцо» сараенда чыгыш ясарга тәкъдим иткән.

Бәйле