«Казан егетләре» төркеменең юбилеена элеккеге егетләрне чакырырлармы?

Быел «Казан егетләре» төркеме үзенең егерме еллык юбилеен билгеләп үтә. Шушы зур вакыйга уңаеннан тамашачыны нинди сюрпризлар көтә, егетләр кайларда чыгыш ясарга планлаштыра? Бу хакта без төркемнең солисты Илнат Фәрхуллин белән сөйләштек.

– Быел «Казан егетләре» брендына – 20 ел. Шул уңайдан, без тамашачыларга яңа концерт программасын тәкъдим итәчәкбез. 1 октябрьдән Россиянең татарлар яшәгән төбәкләрендә чыгыш ясап, 20 декабрьгә генә Казанга кайтачакбыз, Алла боерса. Гастрольләрне Татарстанның район-авылларыннан башларбыз дип планлаштырабыз, аннан соң Уфа, Себер, Оренбург якларына кузгалабыз.

– Илнат, Казанда узачак концертларыгызда «Казан егетлә­ре»нең элеккеге составын күреп булачакмы соң?

– Казандагы концертыбыз кай­чан булачак, тамашачыны анда нинди сюрпризлар көтә – анысы әлегә сер булып калсын. Яңалыклар турындагы сүзебезне дәвам итсәк, төркемебез тагын бер зур яңа проект өстендә эшли. Ул «Туган ягым»- «Родной край» дип атала. Бүген дүртенче дискыбызга уннан артык җыр тупланып килә, шул ук вакытта бишенче диск буенча да эшләр бара. Әлеге проектның максаты – татар халкына, татар милләтенә югалып барган җырларны кайтару. Альбомыбызга авторларның туган якларына багышлап иҗат иткән җырлары тупланды. Моның белән без, татар авыллары күп һәм алар яши, дигән идея уздырасыбыз килә.

– Илнат, әле үзең дә күптән түгел генә икенче тапкыр әти булгансың икән.

– Әйе, улыбыз Тамирланга кырык көн булды. Кызыбыз Дианага дүрт яшь. Төркемдәге егетләр арасында иң кечкенә буйлысы булсам да, ике бала әтисе шул мин! Бу гаилә алдындагы җаваплылыкны тагын да ныграк арттырды.

Зөһрә САДЫЙКОВА

Бәйле