Синоптиклар кисәтә…

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының көйсезләнүе һәм урманнарда янгын чыгу ихтималы турында кисәтә. Кисәтү 26 августка кадәр дәвам итә.

 «20-26 август көннәрендә урманнарда 4-5 класс янгын чыгу куркынычы саклана» диелә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе  хәбәрендә.
Август ае тотрыклы эсе һава торышы белән истә калыр, мөгаен, чөнки бу атнада да термометр баганасы 30 градустан төшмиячәк. Мондый һава торышы кеше сәламәтлеге өчен  начар йогынты ясый ала. Шулай ук янгын чыгу куркынычы да саклана.

Бәйле