Миңнеханов Морозов, Овечкин һәм Фетисов белән хоккей уйный [фото-видео]

21 августта  кич Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең башка сәясәтчеләре һәм танылган спортчылары белән «Чын күңелдән» дип аталган традицион хоккей матчында катнашты.

Ул Мәскәү өлкәсенең Воскресенск шәһәрендә үтте.

Бозга «Ковальчук-team» һәм «Козлов-team» командалары чыкты. Соңгы команда составында 99нчы номер астында Рөстәм Миңнеханов иде. Татарстан Президенты партнерлары — Вячеслав Фетисов, Вячеслав Козлов, Андрей Квартальнов һәм башкалар булды. Көндәшләр командасында Александр Овечкин, Александр Медведев, Илья Ковальчук, Алексей Морозов, Аркадий Дворкович һәм башкалар уйнады.

Матчка рәсми стартны РФ Премьер-министры урынбасары Аркадий Дворкович бирде.

Уен 12:11 хисабы белән «Козлов-team» командасы файдасына тәмамланды.

Уеннан кергән бар акча Коломна балалар интернат-йортына тапшырылачак.

Татар-информ

Видео, фото prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды

Бәйле