Алып баручы, журналист Елена Летучаяга охшаш булган Юлия исемле кыз татар егетен туган көне белән котлап, инстаграм кулланучыларын шаккатырды.
«Берничә ай элек мин инстаграмда үз битемне булдырдым. Һәр социаль челтәрнең үз уңай һәм тискәре яклары бар. Әмма шуны тәгаен әйтә алам: инстаграм кешеләрне берләштерә, яңа дуслар табарга ярдәм итә. Һәм бүген ачык күңелле, олы йөрәкле кешенең туган көне, мин аның белән инстаграм аша таныштым. Беренче татар блогеры, минем яраткан флешмобны оештыручы Ринат гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Туган көнең белән! Сине якты киләчәк, бәхетле матур көннәр көтсен! Бөтен хыялларың тормышка ашсын! Тормыш юлларыңда сиңа яхшы затлар гына очрасын, Ходай уйламаган-көтмәгән шатлыклар яудырсын сиңа!» — дип язып Юлия инстаграмга видео урнаштырды.
Мондый матур котлау, әлбәттә, күпләрне сокландырды. Юлиянең татар телендә сөйләшүе дә игътибарсыз калмады. Теләкләрен дә бит әнә ничек татар хәрефләре белән матур итеп язган! Җырын да чын күңелдән башкара!
Фото tvk6.ru сайтыннан алынды