Елена Летучая игезәге инстаграм йолдызы «Татар Малай»ны туган көне белән татарча котлап шаккаттыра [видео]

Алып баручы, журналист Елена Летучаяга охшаш булган Юлия исемле кыз татар егетен туган көне белән котлап, инстаграм кулланучыларын шаккатырды.

«Берничә ай элек мин инстаграмда үз битемне булдырдым. Һәр социаль челтәрнең үз уңай һәм тискәре яклары бар. Әмма шуны тәгаен әйтә алам: инстаграм кешеләрне берләштерә, яңа дуслар табарга ярдәм итә. Һәм бүген ачык күңелле, олы йөрәкле кешенең туган көне, мин аның белән инстаграм аша таныштым. Беренче татар блогеры, минем яраткан флешмобны оештыручы Ринат гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Туган көнең белән! Сине якты киләчәк, бәхетле матур көннәр көтсен! Бөтен хыялларың тормышка ашсын! Тормыш юлларыңда сиңа яхшы затлар гына очрасын, Ходай уйламаган-көтмәгән шатлыклар яудырсын сиңа!» — дип язып Юлия инстаграмга видео урнаштырды.

Пару месяцев назад, когда я создавала здесь свою страницу, я и подумать не могла, насколько это меня затянет. У любой социальной сети есть куча своих плюсов и минусов. Но одно могу сказать точно: #инстаграм объединяет, способствует знакомству с интересными хорошими людьми, близкими тебе по духу. И сегодня день рождения одного очень доброго и открытого человека, с которым я познакомилась именно здесь. Первый татарский блогер, организатор моего любимого флэшмоба ? #ЯратканЖырым – @tatar__malay Ринат☺️. Туган көнең белән ?!Сине якты киләчәк, бәхетле матур көннәр көтсен ?! Бөтен хыялларың тормышка ашсын!Тормыш юлларыңда сиңа яхшы затлар гына очрасын, ходай уйламаган-көтмәгән шатлыклар яудырсын сиңа!?????? #ТатарМалай #ЯратканЖырым #туганконенбелэн #сднемрождения #деньрождения #22август2016 #бэхетлебул #татарскаяпесня #НашТатарстан #живувказани

Видео опубликовано Юлия Алексеева (@klyukovka0410)

Мондый матур котлау, әлбәттә, күпләрне сокландырды. Юлиянең  татар телендә сөйләшүе дә игътибарсыз калмады. Теләкләрен дә бит әнә ничек татар хәрефләре белән матур итеп язган! Җырын да чын күңелдән башкара!

Фото tvk6.ru сайтыннан алынды

Бәйле