Татарстанда көчле яшен нәтиҗәсендә: Азнакайда янгын чыккан, Буада хатын-кыз үлгән [видео]

21 августта сәгать кичке 6да Азнакай районы Митрәй авылында яшен сугу нәтиҗәсендә, шәхси хуҗалыкларның берсендә янгын чыккан.

Янгын хуҗалыкның сараенда башланган. Ул тулаем янып беткән. Янгын сүндерүчеләрнең җайга салынган эше нәтиҗәсендә генә йорт һәм мунчаны чак кына янгын телләреннән саклап калганнар.

Һәлак булучылар һәм каза күрүчеләр юк.

Буа районында ире һәм баласы белән бакчада эшләгән 37 яшьлек хатын-кызга яшен суккан. Кызганычка каршы, хатынның гомере өзелгән.

 

Бәйле