Республика көнендә салютның каян атылачагы билгеле булды

30 августта Казан каласында республика көне билгеләп үтелә. Гадәттәгечә, бәйрәм салют белән тәмамлана. Быел ул нинди вакытта булачак һәм каян атылачак соң?

Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов сүзләренчә, салют 22.00 сәгатькә планнаштырылган.

«Төрле елларда салют төрле мәйданчыклардан була иде. Су мәйданы казанлыларга һәм шәһәр кунакларына салют матурлыгына соклану өчен иң уңай урын», диде Дамир Фәттахов.

Димәк, бәйрәм фейервергы Кремль яр буеннан һәм «Казан» гаилә үзәге яныннан яхшы күренәчәк.

Бәйле