Биш кешенең гомерен өзгән коточыкыч һәлакәтнең видеосы пәйдә булды [видео]

Мәскәү-Уфа трассасының 863 чакрымында булган коточкыч һәлакәтнең видеосы пәйда булды.

Якынча мәгълүматларга караганда, Volvo җиңел автомобиле йөртүчесе руль артында йоклап киткән, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте.

Искәртеп үтик: һәлакәт 22 августта 12.20 сәгатьтә Чистайда булган. Видеода Volvo җиңел автомобиле йөртүчесе каршы як полосага «очып чыгып» йөк машинасы белән «маңгайга-маңгай» бәрелүе күренә. Бәрелешүдән соң SCANIA җиңел машинаны тагын берничә метр сөйрәп барган.

Җиңел машинада биш кеше булган. Машина йөртүчегә 19 яшь. Ул һәм дүрт пассажир шунда ук үлгән.

Татар-информ

Фото  УГИБДД МВД ПО РТ

Бәйле