Татарстанда ир-ат машинасы белән суга бата [фото]

22 августта 18.11дә Столбище авылыннан ерак түгел Казан – Атабай юлында 14нче модель “Лада” күлгә төшеп китү турында хәбәр алынган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Коткаручылар “Лада”ны күлдән чыгаргач, йөртүчесе дә аның эчендә булып чыккан. Столбище авылында яшәүче 52 яшьлек ир үлгән.

Шаһитлар полицейскийларга сөйләгәнчә, ир исерек булган. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Татар-информ

Фотолар: ГУ МЧС России по РТ

Бәйле