Атабай авылында бер килограммлы мамонт теше табылган [фото]

Мамонт теше җирдә 10 000 елдан артык яткан. Аның биеклеге — 13 см, озынлыгы — 15 см, киңлеге — 9 см.//Азатлык радиосы//

Удмуртиянең Можга районында мамонт теше табылган. Сирәк очрый торган табылдыкка Смирновлар гаиләсе Атабай авылы тирәсендә юлыга. Алар тапкан теш җирдә 10 000 елдан артык яткан.

«Кайбер тешләр суда табылган, мөгаен, алар безнең якларга агым белән килгәндер. Бу Можга районы тирәсендә мамонтлар яшәве турында сөйли», — ди Туган якны өйрәнү музее мөдире Альбина Семакина.

Атабай табылдыгының авырылыгы бер килограммга якын, тешнең биеклеге — 13 см, озынлыгы — 15 см, киңлеге — 9 смга якын.

gfdd

Фото Азатлык радиосы сайтыннан алынды

Төп фото tajn.ru сайтыннан

Бәйле