Таиланд курортында ике шартлау булган: үлүчеләр дә бар

Таиландның Паттани курорт провинциясендә ике шартлау нәтиҗәсендә бер кеше үлгән, 30дан артык кеше яраланган.

Шартлаулар Southern Hotel кунакханәсе тирәсендә башкарылган. Беренче шартлау кешеләргә зыян салмаган. Икенчесе шартлаткыч тутырылган автомобильне шартлату нәтиҗәсендә булган, бер кеше һәлак, кимендә 30 кеше яраланган.

Җирле табиблар мәгълүматлары буенча, яралыларның бишесе авыр хәлдә. Полиция үлүчеләр арасында чит ил гражданнары юк дип белдерә.

Әлегә бер оешма да шартлату өчен җаваплылыкны үз өстенә алмаган.

Татар-информ

Бәйле