Игътибар, һава торышы үзгәрә: яшенле яңгыр, боз, өермәле җил көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе һава торышы бозылу турында кисәтә.

Җәйнең санаулы көннәре калып бара. Эссе көннәр дә тиздән чигенәчәк дип вәгъдә итә синоптиклар. Ләкин һава температурасының югары булуы үз нәтиҗәләрен бирә. Шулай итеп,  25 августта, көндез һәм кичен Татарстан буенча яшен һә 17-22 метрга кадәр көчәючән өермәле җил булуы фаразлана. Кайбер районнарда боз яварга да мөмкин.

Казанда яшен булуы ихтимал, җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Фото: www.riakchr.ru

Бәйле