95 яшьлек сугыш ветераны 35 яшьлек хатынын судка бирә [фото]

“Картая мени соң йөрәк…” 95 яшендә яшь хатын-кызга өйләнгән Иван Донской да шулай уйлагандыр, мөгаен. Шунсы гына кызганыч, мондый “мәхәббәт” чак кына аны фатирсыз калдырмый.

Иван Донской – Мәскәү өлкәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны. Узган елны ул риелтор хезмәтләрен күрсәүтче оешманың җитәкчесе, 35 яшьлек Юлия Козлякова белән таныша. Яз көннәрнең берсендә карт Юлиягә өйләнергә уйлый һәм, 50 меңгә балдак сатып алып, сөйгәненә тәкъдим ясый. Хатын-кыз шунда ук риза була. Берничә көннән соң, Юлия Козлякова сугыш ветераны фатирына пропискага керергә теләп, иренә кәгазьләргә кул куярга куша. Карт уйлап та тормый, имзаларын куеп чыга. Әлеге кәгазьләгә кул куеп, ул фатирын Юлия Козлякова исеменә күчергән булып чыга. Нәтиҗәдә, картка туганнарына күченергә туры килә.

Иван Донской судка мөрәҗәгать итә. Фатирны кире хуҗасына кайтаралар. Юлия Козлякова исә суд утырышларның берсенә дә килми.

kh

Фотоколлаж: bloknot.ru сайтыннан

Мәгълүмат Life сайыннан алынды

Бәйле