Шәймиевләр Русиянең иң бай гаиләләрнең бишлегенә керә

Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевның байлыгын журнал 1,7 млрд доллар дип бәяли һәм бишенче урынга куя //Азатлык радиосы//

Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиевның уллары — республиканың иң бай кешеләре. Forbes мәгълүматына караганда, ТАИФ төркеменең 19,5 проценты Радик һәм Айрат Шәймиевлар кулында.

“Соңгы ярты елда бертуган Шәймиевларның байлыгы нефть һәм химия оешмаларының хиссә кыйммәте үсеше нәтиҗәсендә 300 млн долларга арткан”, дип яза Forbes.

Русиянең иң бай гаиләләр рейтингы басма инде өченче ел рәттән төзеп килә. Быел беренче урында БИН төркемен җитәкләүче Гуцериевлар гаиләсе. Аларның байлыгы 9,8 млрд доллар тәкшил итә, дип бәяли Forbes.

Бәйле