Әлмәттә 24 яшьлек укытучы туташ 15 яшьлек укучысы белән җенси мөнәсәбәткә кереп Русияне шаулатты [фото]

Әлмәттәге бер мәктәптә 24 яшьлек рус теле һәм әдәбияты укытучы туташның 15 яшьлек укучы кыз белән җенси мөнәсәбәттә булуы турында хәбәр Русияне шаккаттырды. Бу хәлнең дөреслегенә шикләнүчеләр дә булды. 

Ниһаять, Татарстанның тикшерү органнары тулырак мәгълүмат җиткерде.

Әлеге коточкыч хәл 22 августта була. Иртәнге сәгатьләрдә укытучы өенә ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадасы чакырта. Фатирда җенси органнары зыян күргән, канга баткан 15 яшьлек кыз була. Аны Әлмәт хастаханәсенең гинекология бүлегенә алып китәләр.

Әлеге факт буенча Татарстанның тикшерү комитеты Русия җинаять кодексының 134 нче маддәсенең 2 нче бүлеге нигезендә җинаять эше ача.

Тикшерү эшләре шуны күрсәтә: кыз 2016 елның башыннан даими рәвештә үз мәктәбенең 24 яшьлек рус теле һәм әдәбияты укытучысы белән җенси мөнәсәбәттә булган.

Укытучы хатын-кыз җинаять кылуын тулысынча таныган. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Укучысы белән психологлар эшлиячәк. Мәктәп мөдире һәм укытучының эшләреннән китүе хәбәр ителде.

Фото http://www.chelny-izvest.ru сайтыннан алынды

Фото http://www.chelny-izvest.ru сайтыннан алынды

Баш фото: m.progorod11.ru

Бәйле