Тиздән әти булачагын белгән ир-атның фотосы, интернетта таралып, аны бар дөньяга таныта [фото]

Америкада яшәүче Бри Доу үзенең йөкле икәнлеген белгәч, иренә сюрприз ясарга уйлый. Брэндон исемле ир-ат әлеге хәбәрне күңеленә бик якын кабул итеп ала.

Бри сюрпризны ясар өчен, Саманта исемле фотографка мөрәҗәгать итә. Ул яшьләрне бушлай фотосессиягә чакырырга тиеш була. Бри белән Брэндон билгеләнгән урынга килгәч, Саманта аларга такта, акбур биреп, бер-берсе турында өч матур сүз язарга куша.

Бри тактага “син әти булачаксың” дип яза. Яшьләр бер-берсенә таба борылгач, Брэндон язуны күреп, елап җибәрә.

“Брэндонның хис-кичерешләре искиткеч иде: уйлану, аннары чиксез бәхет, соңыннан күз яшьләре” ди Саманта. Әлеге фотоны 5 августта социаль челтәрләрдә урнаштыралар. Кыска вакыт өчендә фото 290 мең лайк җыя.

Шуны да әйтергә кирәк, ир-ат туй көнне дә, сөйгәнен күргәч, күз яшьләрен тоеп кала алмаган.

Дөньяда менә шундый нечкә күңелле ир-атлар да бар икән.

 

Чыганак: deti.mail.ru

Баш фото: www.familienleben.ch

Бәйле