- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Казан шәһәренең Совет районында мәктәп директорыннан 25 мең евро акча таләп иткән ир-атны җавапка тартачаклар.
Әлеге ир-атның балалары зыян күргән хатын-кыз эшләгән мәктәптә белем алулары билгеле. Директорның компьютеры ватылгач, ул үз укучыларының әтисенә мөрәҗәгать итәргә уйлый. Ир-ат, мөмкинлектән файдаланып, дискта калган интим фотоларны үзенә саклап калдыра һәм бераздан директордан 25 мең евро таләп итә башлый.
Хатын-кыз, озак уйлап тормый, полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә. Ир җаваплылыктан куркып, Чувашия республикасына кача, ләкин аны тиз арада кулга алалар.
–
–