Җәйнең соңгы көннәре: Алсу Әбелханова диңгез буйларында ял итә, Лилия Муллагалиева бәрәңге ала [фотолар]

Көзне каршы алырга  санаулы көннәр калды. Һава торышы да үзгәрде, агачлар да сары-алтын төсләргә күмелә башлады.

Нәкъ мондый көннәрдә вакытны туктатасы, беразга булса да җәйне озынайтасы килә. Һәм һәр кешенең үз хәйләсе.

Мәсәлән, җырчы Алсу Әбелханова бу көннәрдә диңгез буенда ял итә. Эссе һава, комлык, ә янәшәсендә яраткан кешеләре…

Ә менә татар эстрадасының тагын бер танылган җырчысы Лилия Муллагалиева җәйне туган авылына кайтып озатырга уйлаган. Туган җирдә хезмәте дә ял кебек бит…  Шулай итеп, бүге Лилия туган-тумачалары белән бәрәңге ала.

Кон матур! Эш кайный…??????#зобэеремтуганавылым #туганйорт

Фото опубликовано Лилия Муллагалиева (@lilia_mul)

Ә сез җәйнең соңгы көннәрен ничек үткәрәсез?

Бәйле