Башкортстанда хаҗга баручылар юл-транспорт һәлакәтенә эләгә

Башкортстанның Стәрлетамак районында хаҗга баручыларны төягән автобус юл-транспорт һәлакәтенә эләккән. Вакыйга 27 августта кич булган, дип хәбәр итә «Башинформ». 

«ВКонтакте» социаль челтәрендә «БашДТП» төркемендә вакыйганың шаһитлары автобусның трассадан чыгып очуы хакында яза. Полиция ачыклаганча, 35 кеше төягән автобус Оренбург шәһәреннән Башкортстанның Гафури районындагы Красноусольск шәһәренә юл тоткан.

Бераздан автобус йөртүче маршруттан тайпылганын абайлап алган һәм кире борылырга уйлаган, әмма юл читенә сыймаган һәм туктап калган. Урынга ДПС машинасы килеп, ярдәм күрсәткән. Автобус юлын дәвам иткән. Пассажирлар исән-сау.

Татар-информ

Бәйле