Казанда егет үз туган көнендә һәлак була [видео]

27 августта 20 сәгать 30 минутта Җиңү Проспекты 100нче йорт тирәсендә «Мерседес» автомобиле 28 яшьлек ир-атны бәрдергән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте.

Җәяүле юлны рөхсәт ителмәгән урында йөгереп чыккан, «Мерседес» йөртүче автомобилен тиз генә туктата алмаган һәм аны бәрдергән.

Ир-ат алынган җәрәхәтләрдән урында үлгән.

Ачыкланганча, нәкъ шул көнне аңа 28 яшь тулган булган.


Татар-информ

Фото: tverigrad.ru

Бәйле