Машина сатып алырга теләүчеләр игътибарына:«Lada Granta»ның бәясе төшә

АвтоВАЗ икенчел базар сатучыларын җәлеп итү өчен «Lada Granta» автомобильләренең бәясен төшерергә ниятли. Компания башлыгы Николя Мор шундый белдерү ясаган.

“Исәпләүләр «Granta»ның бәясен азрак төшергән очракта, сату күләмен арттырып булганын күрсәтә. Без моның белән тотылган автомобильләр базары клиентларын җәлеп итә алабыз. Хәзер шуның өстендә эшлибез. Әлегә модельгә бәя төшүне 2017 елда көтәргә була”, дип белдргән Мор Мәскәү автосалоын кысаларында.

Якын киләчәктә АвтоВАЗның башка модельләренә бәяләр үзгәрми, һәрхәлдә, түбәнәю ягына.

Татар-информ

Бәйле