Чаллыда бер яшьлек бала комод астында калып үлә

Фаҗига иртән – 8:25 сәгатьтә булган.

Шәһәрнең 17 нче комплексындагы бер йортның фатирында 1 яшь тә 5 айлык малай комод янәшәсендә уйнаган. Ул аның тартмасын үзенә тарта башлаган вакытта өстенә комод ауган. Фатирда бала белән ул вакытта аның 29 яшьлек әнисе дә булган.

Гаиләнең тирән кайгысын уртаклашабыз!

Интертат

Фото: www.youtube.com

Бәйле