Республика көне уңаеннан нинди бәйрәм чаралары көтелә? [программа]

 

Республика көне уңаеннан, 30 августта башкалабызда төрле бәйрәм чаралары узачак.

Ял көнендә кая барыйм икән дип,  баш ватучыларга бәйрәм көннең программасын тәкъдим итәбез:

10.00-14 сәг. – Камал театры каршындагы мәйданда “Уйнагыз, гармуннар” фестивале.

10.00 сәг. – Горький исемендәге ял паркында спорт бәйрәме башланып китә.

Җиңү проспекты урамы, 56 йорт каршында – ишегалды бәйрәме.

11.00-15.00 сәг. – Горький исемендәге  ял паркында – балалар бәйрәме.

11.00 сәг. – Урицкий паркы ачылышы.

12.00-15.00 сәг. – Җиңү паркы күлендә – спорт ярышлары.

12.00 – Иске татар бистәсе  “Иске татар бистәсе кунаклар чакыра” бәйрәме.

13.00-16.00 – Казанның Меңъеллык мәйданында, авто-мотошоу «Kazan city racing».

14.00 сәг – МКСК «Казань», ат спорты бәйрәме.

10.00-11.45 сәг – “Казан” гаилә үзәге янында – Хәрби тынлы оркеср чыгышлары.

11.45-17.30 сәг – “Казан” гаилә үзәге янында – “Мәдәният бизәкләре” фестивале.

13.45-15.45 сәг. – “Казан” гаилә үзәге янында- “Татар радиосы”нан  бәйрәм программасы.

19.00-22.00 сәг – “Казан” гаилә үзәге янында- Зур бәйрәм концерты.

20.00 сәг. – Игенчеләр сарае каршында  – опера сәнгате фестивале “Казан көзе” ( Казанская осень)

22.00 – бәйрәм салюты.

 

Төп фото: tripsmile.ru

 

 

Бәйле