Әлмәт районында автомобиль сыерга бәрелү сәбәпле, өч кеше зыян күрә [фото]

29 августта 19 сәгать 26 минутта 112 диспетчерлык хезмәте Әлмәт шәһәреннән чыгу юлында автомобильнең сыерны бәрдерүе турында хәбәр алган, диелә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Дәүләт идарәсе тараткан чыганакта.

«Фольксваген Поло» автомобиле белән 21 яшьлек йөртүче идарә иткән, ул сыерны күрүгә тиз арада карар кабул итә алмаган.

Авария нәтиҗәсендә «Фольксваген» автомобиле пассажирлары — 22 яшьлек хатын-кыз һәм 14 яшьлек кыз бала җәрәхәтләр алган, алар хәзер хастаханәдә. Машина йөртүче госпитализациядән баш тарткан.

Сыер алынган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән.

vfibyfr

Татар-информ

Бәйле