Яшел Үзәндә бәйрәм көнне татар телен мыскыллыйлар [фото]

“Зеленодольск.ру” сайтына эленгән фотода сәхнә артына куелган котлау баннеры төшерелгән. Анда русча “С праздником” һәм, күрәсең, татарча “Бәйрәм белән” дип язмакчы булганнардыр, ләкин татар әлифбасындагы “ә” урынына котлау авторлары билгесез бер хәреф ясап куйганнар.//Азатлык радиосы//

Яшел Үзәндә татар телен мыскыллауның бу беренче генә очрагы түгел. Элегрәк районнарга багышланган Татарстандагы муниципаль берәмлекләрнең интернеттагы сәхифәсендә Яшел Үзән районы яңалыкларының татарчасы һич аңларлык түгел иде.

«Без бу проблеманы беләбез. Мин менә сүзлек белән утырам, инде минем фамилиямне ишетеп аңлагансыздыр. Миңа бу хакта әйткәннәре дә бар. Якын киләчәктә моны хәл итәрбез дип өметләнәм. Шалтыратуыгыз өчен рәхмәт», дигән иде ул вакытта Азатлыкка районның җәмәгатьчелек, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Александр Коршунов. Өч ел узуга карамастан, бернәрсә дә үзгәрмәгән булып чыга.

' ['htat

Төп фото: www.mardesign.ru

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий