Балаларын күтәргән әти-әниләр, бушка туңдырма ашыйм дип, оятка кала [видео]

Республика көне уңаеннан, Түбән Камада ял паркының берсендә бушка туңдырма таратканнар.

Татлы ризыкны бушка алам дип,  дистәләгән кешеләр этешә-төртешэ кечкенә тартмага үрелгән. Ата-аналар балаларын җилкәләренә дә утыртып караган, үзләре дә сузылып алмакчы булган. Әмма,  барыбер, туңдырма  барысына да эләккмәгән.

Әлеге видео, читтән күзәтүчеләрнең «оят, халык балаларын нинди хайванлыкка өйрәтәләр, бер мороженный алып бирергә акчалары бар бит, үзләрен, республиканы оятка калдыралар» дигән язуларны күп җыйды.

Фото: szaopressa.com

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий