Көзнең беренче көне салкын булачак

Татарстан синоптиклары фаразлары буенча иртәгә һава торышы бозыла: төнлә, иртән һәм көндез күпчелек районнарда көчле яңгыр көтелә. Кайбер районнарда — яшенле яңгыр. Шулай ук җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә, секундына 15-20 метрга кадәр дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Киләсе төндә республика буенча температура 8-13 градус, Татарстанның көнчыгышында — 16 градуска кадәр җылы. Көндез 12-17 градус, көнчыгыш районнарда температура 20 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.

Казанда 1 сентябрьдә төнлә яшен һәм көчле яңгыр, көндез — урыны белән. Башкалада температура төнлә 9-11 градус җылы, көндез — 13-15.

2 сентябрьгә каршы төндә Татарстанның күпчелек районнарында яңгыр көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә, әмма көчәергә дә мөмкин. Иң югары температура 7-12 градус җылы тәшкил итәчәк.

Татар-информ

Фото: www.marimedia.ru

Бәйле