Әлмәттә укучы кыз белән җенси мөнәсәбәткә кергән укытучыга гаепләү белдерелде

Русия Тикшерү комитеты Татарстан буенча идарәсенең мөһим эшләрне тикшерү буенча өченче бүлеге тарафыннан Румия Хөсәеновага карата гаепләү белдерелде.

Әлмәт мәктәбендә рус теле һәм әдәбият фәненнән белем бирүче 24 яшьлек укытучы Русия Җинаять кодексының 134 нче маддәсе 2 нче бүлегенә туры килгән гамәлләр кылуда гаепләнелә.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2016 елның июненнән алып гаепләнүче дүрт тапкыр 15 яшьлек укучы кыз белән җенси мөнәсәбәткә кергән. 21 августта чираттагы якынлык кызның хастаханәгә китерелүе белән төгәлләнгән.

Үз гаебен укытучы хатын-кыз тулысынча таныган. Суд тарафыннан аңа карата өй аресты билгеләнде. Кыз бала белән психолог эшли. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Укытучыга 6 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.

Бәйле