Зөлфәт Зиннуров «Туган авылым» ресторанын нәрсәгә тәнкыйтьли? [фото]

Зөлфәт Зиннуров алып баручы, җырчы булудан тыш, әле күңелле итеп туйлар да алып бара. Соңгы тапкыр Зөлфәт тамада булып  “Туган авылым” ресторанында эшләгән һәм әлеге ял урынын бик нык тәнкыйтьләп чыккан.

 Зөлфәт Зиннуров социаль челтәрләрдә бик актив кулланучы, шуңа да “Туган авылым” ресторанында булган кимчелекләр турында  ул инстаграм битендә язып чыкты.  “Бүген минем иң якын дустым — Вентилятор! «Туган авылым» ресторанында 2 нче катта туй бара. Кондиционерлары юк! Позор!!! Һава юк, ә тәнәфестә биегәннән соң кеше суына алмый интегә. Но кунаклар Саба белән Теләчедән. Аларны моның белән генә сындырып булмый, не дождешься, «Туган авылым» рестораны!!!”, дип фото да урнаштырган ул.

Мәҗлеснең кунаклары, бәйрәмнән бик канәгать калып, Зөлфәт Зиннуровка әлеге фото астында рәхмәт сүзләрен җиткергән. Күрәсең, Зөлфәт туйларны шуның хәтле күңелле алып бара ки, хәтта эссе көнне кондиционерларның  булмавы да сизелми.

Бәйле