Алтай тауларында Adidas кроссовкасы кигән мумия тапканнар [фото]

Алтай тауларында археологлар хатын-кыз мумиясен тапкан. Аның аягында Adidas фирмасы җитештерә торган кроссовкига охшаш аяк киеме булган.

 Khovd монгол музее хезмәткәре сүзләренчә, әлеге мумиягә 1500 ел, ул 2800 метр биеклектә күмелгән булган, шуңа да бик яхшы сакланган.

“Хатын-кыз Adidas фирмасының сноуборд ботинкасына охшаш аяк киеме кигән. Мумия янәшәсендә башка әйберләр дә табылды: киемнәр, өй өчен кирәк-яраклар, төрле хайваннарның сөякләре дә бар иде”, дип сөйләде музей хезмәткәре.

Мумиянең фотосы интернет челтәрендә барлыкка килгәч, кайбер кулланучылар әлеге хатынның вакыт буенча сәяхәт итүче булырга мөмкинлеге турында да фикер калдырды.

Хәзерге вакытта мумияне тикшерү эшләре бара. Соңыннан ул музейга экспозиция буларак урнаштыралачак.

Мәгълүмат РИА-Новости сайтыннан, фото Khovd музееннан алынды

Бәйле