Буа районында яшь егет суга баткан [фото]

Буа районында 1993 елгы егет дуслары белән ял иткәндә батып үлә.

 30 июльдә көндезге сәгать дүртләр тирәсендә Мөкерле авылы янындагы күлдә 1993 елгы егет батып үлә.

 Әлеге егет дуслары белән су коенырга килгән була. Барлыгы 5 кеше була. Егет ярдан 6-7 метр ераклыкка йөзеп китә һәм суга чума, әмма кире чыкмый. Дуслары егеткә ярдәм итәргә теләсә дә, аны таба алмый.

Ваҗига урынына тиз арада коткаручылар килеп җитә һәм сәгать бишләр тирәсендә егетнең үле гәүдәсен таба. Тикшерүчеләр сүзләренчә, егет исерек булган. Әлеге урында су коенырга да ярамаган.

Бәйле