Сириядә Русия вертолеты бәреп төшерелгән

«Сириянең Идлиб провинциясендә Русиянең Ми-8 хәрби-транспорт вертолеты бәреп төшерелгән, борттагы биш кешенең язмышы ачыклана», дип хәбәр итә Русия Гражданнар оборонасы эшләре министрлыгының матбугат хезмәте һәм мәгълүмат идарәсе.

«1 августта Идлиб провинциясендә Алеппо шәһәренә гуманитар ярдәм илткәннән соң Хмеймим авиабазасына кайтучы Русиянең Ми-8 хәрби-транспорт вертолеты җирдән ату нәтиҗәсендә бәреп төшерелгән»,  диелгән хәбәрдә.

Вертолет бортында өч экипаж әгъзасы һәм Сириядә дошманланучы якларны Русиянең татулаштыру үзәге ике офицеры булган.

Русия хәрби хезмәткәрләренең язмышы төрле каналлар буенча ачыклана.

Кремльдә фаҗигагә юлыгучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаштылар, әмма әлегә корбаннар саны турында төгәл мәгълүмат юк, дип белдергән Русия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.

Русия белән Сирия пәнҗешәмбе көнне Алеппо шәһәрендә зур күләмле гуманитар операция башлады. Боевиклар контролендә булган кварталларда яшәүчеләрне чыгару буенча яңа коридорлар булдырыла. Моннан тыш, Русия шәһәргә гуманитар йөк китерүне башкара.

Татар-информ

Бәйле