Эссе һава торышы озакка сакланырмы?

Татарстанда эссе һава торышы саклана. Һаваның температурасы 32 градустан да узып китеп, үткән елларда күзәтелмәгән билгеләргә җитте. Кояшта термометр баганалары 41 градуска кадәр күтәрелде. Мондый һава торышы әле озакка сакланырмы, август ае нинди булыр?

 Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматләренә караганда, атна уртасында һава торышының үзгәрүе көтелә. Кызулык берничә градуска төшәчәк. Кайбер районнарда яшенле яңгырлар, боз явуы да ихтимал. Уртача температур көндез – 25, төнлә — 15 градус булачак.

Гомумән, август аенда явым төшемнәрнең нормадан азрак булуы көтелә.

Бәйле