Җырчы Алсу өченче баласын табырга 1 миллион сум акча түлиячәк

Җырчы Алсу гаиләсендә сөенечле вакыйга — ул өченче баласын көтә. Сабый көз айларында  туарга тиеш. 

Баланы ул Израильнең Тель-Авив шәһәрендәге бер клиникада тудырырга җыена. Шушы көннәрдә Алсу гаиләсе белән Израильгә очкан. Алар Урта диңгез ярындагы кыйммәтле отельдә яши.

Алсу атнага бер тапкыр табибларга  йөриячәк. Клиникада аңа ике бүлмәле аерым вип-палата әзерләп куйганнар. Аның үз шәфкать туташы да булачак. Ул җырчыга массаж да ясаячак, йога дәресләре дә үткәрәчәк. Клиникада көненә биш тапкыр ашау каралган. Бала тудыру хезмәтләре өчен Алсу бер миллион сум акча түләячәк икән.

Шәһри Казан

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Бәйле