Чистайда «Эссен» кибетендәге янгын аркасында 150 кеше эвакуацияләнгән [видео]

Бүген Чистайның “Эссен” кибетендә янгын чыккан, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. 

Ведомство мәгълүматлары буенча, анда балалар киеме сатыла торган павильон янган.

“Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче, кибет администрациясе 150 кеше — хезмәткәрләр һәм сатып алучыларны эвакуацияләгән. Янгын сүндерелгән, аның мәйданы 15 кв метр тәшкил иткән. Зыян күрүчеләр юк”, дип аныклап узды ведомство вәкиле.

Татар-информ

Бәйле