Көрәштә иманлы булып калырга мөмкинме? Федераль Сабан туе бәхәсе дәвам итә

Федераль Сабантуйда килеп чыккан ыгы-зыгыдан соң  Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында узган очрашуда Федераль Сабантуйда 100 кг үлчәүдә беренче урын алган Раил Нургалиев та үз фикерен җиткерде.

Татарстанның атказанган спорт остасы, билбаулы көрәш буенча Русиянең атказанган спорт остасы, билбаулы көрәш буенча берничә тапкыр дөнья чемпионы Раил Нургалиев хөкемдарлар тарафыннан үзләренә басым булганын да яшермәде. “Мин абсолют батыр өчен көрәштә Фәрхәт Фәйзуллин җиңде дигән фикергә кушылам. Көрәш кагыйдәләре нигезендә эшләдек дисәләр дә, Түбән Новгородта билбаулы көрәш кагыйдәләре буенча көрәштеләр. Мәйдан хуҗалары кычкырмас та иде, алар бит татарча көрәшне белми! Садыйков Рөстәм Фәрхәтнең өстендә калгач, алар Рөстәм җиңде дип уйлыйлар. Аларны да гаепләп булмый, чөнки, әйткәнемчә, кагыйдәләрне белмиләр. Дөрестән дә, Русиядә көрәшне үстерү өчен күп нәрсә эшләргә кирәк әле. Әгәр дә бер алымнан соң ук алым ясаучы көрәшчегә кисәтү бирә башласак, бернинди үсеш турында да сөйләп булмаячак. Әйдәгез алайса без дә балаларны басып торырга, көндәшең артына ятканын көтеп торырга, шул рәвешле генә җиңәргә өйрәтик. Андый көрәш матур булырмы икән?”

Раил Нургаливека да шунда ук сорау бирелде: “Әгәр дә Рөстәм белән син көрәшкән булсаң, син аны ота идеңме?”

Раил Нургалиев: “Мин билбаулы көрәшне беләм, шактый көрәшәм, шуңа мин аны җиңә идем. Ләкин бу ярышлар алдыннан 100 килога керәм дип, алты кило авырлыкны “кудым”. Шуңа Фәрхәт белән көрәшкәндә авырга туры килде һәм аңа оттырдым”.

Әлеге очрашуда үз сүзен Түбән Новгородка көрәшчеләр командасы алып барган Теләче районы башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин да җиткерде: “Әлбәттә, бу көрәштә барыбызга да билгеле татар көрәше кагыйдәләре белән хөкем итәргә кирәк иде. Кызганыч, матбугатка комментарийлар биргәндә матур булмаган фикерләр дә күзгә ташланды. Әйтик, шул ук Раил белән Фәрхәтләр турында чучело ата беләме икән, укый-яза беләләрме икән дигән мыскыллаулар да ишетелде. Раил Нургалиевның без ничек көрәшкәнен, ничек үскәнен, ничек бу дәрәҗәләргә ирешүен беләбез, еллар дәвамында күзәтеп киләбез. Бүгенге көндә андый көрәшчеләр бармак белән санарлык. Без үзебезнең көрәшчеләрдән һич кенә дә көләргә тиеш түгел”.

Хөкемдарлар ни әйтә?

Айрат Фәтхуллинның алдагы сүзләре һәм соравы исә залда утыручыларны тагын да кыздырып җибәрде: “Хөкемдарлар турында төрле сүзләр ишетелде. Мин Әнәс Хәлилов белән дә, Әүхәт Мөхәммәдиев белән дә сөйләштем. Россиянең көрәш федерациясе вәкиле тарафыннан Татарстан көрәшчесен төшереп калдырырга дигән фәрман да булган икән. Бу хакмы? Андый бурыч булдымы?”

Әүхәт Мөхәммәдиев: “Әйе, судьялар арасында Татарстан егетләре тагын машина бүлешергә килгән дигән сүзләр ишетелде. Кулымны йөрәгемә куеп әйтә алам: минем беркемгә дә сатылганым юк! Бер сатылдыңмы бетте инде: аннан даның тарала. Мин авылда яшим, менә шушы кулларым белән эшләгән эшем җитә миңа, малларын да асрыйм, бакчам да бар, балалар белән дә эшлим, башкасы да”.

Әнәс Хәлилов: “Мин – иманлы кеше, шуңа алдый алмыйм. Фәрхәт белән Раил көрәшкәндә шундый сүз булды: безнең егетләрне кысып чыгарырга. Ләкин без кагыйдәдә ничек бар, шулай хөкем иттек. Нәтиҗәне башкалар чыгарды”.

Рафил Әхмәтханов барлык гаепләүләрне кире какты һәм тагын бер тапкыр Рөстәм Садыйковның хаклы рәвештә машинада кайтып китүен ассызыклады. Шулай ук иман белән көрәшне бутамаска кирәклеген дә белдерде.

Татар-информ

Бәйле