Кәләш туй буласы көнне бала тапкан

Ике гашыйк йөрәкнең туй көне икеләтә бәйрәм белән тәмамлана. Кәләш, язылышканнан соң, бала табарга китә.

Свердловск өлкәсенең Каменск-Уральск шәһәрендә егет белән кыз туй көннәрен соңрак билгелиләр: кәләшнең инде бала табар вакыты да җиткән була.

Яшьләр язылышкач, кунаклар белән бәйрәм итәргә барырга уйлыйлар, әммә кызның кинәт тулгаклар башлана. Бәйрәм мәҗлесе урынына, яңа гына язылышкан яшьләр бала табу йортына ашыга.

“Мин коридорда туй күлмәге кигән яшь кызны күрдем, ул ашыга-ашыга бала табу залына кереп китте”, дип искә ала шул ук хастаханәдә бала тапкан Елена ханым.

Бәйле