Казанга бөтен дөньядан татар яшьләре җыела

4 – 7 август көннәрендә, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан,  Казанда Бөтендөнья  татар яшьләре форумы уздырылачак.  Анда 30 чит илдән, Русия Федерациясенең 60 регионы һәм Татарстан районнарыннан 900дән артык делегат катнашачак.

Форум үз эченә “Акыл фабрикасы” проектлар мәктәбе форматында узучы 5 юнәлештәге пленар һәм  секцион утырышларны ала. Алар арасында – “Тарих һәм туризм”, “Тәрбия һәм белем”, “Этномәдәнияти проектлар менеджменты”, “Tatweb 2.0” (Татар теле һәм интернет), “PR һәм журналистика”. “Акыл фабрикасы” проектлар мәктәбе лекторлары – татар дөньясының алдынгы спикерлары һәм экспертлары. Проектлар кысаларында тренинглар, семинарлар, дискуссияләр узачак.

Форумның рәисе Тәбрис Яруллин белдергәнчә,  әлеге чарада халкыбызның телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь буынның милләтебезнең үзенчәлеген саклауда тоткан роле каралачак.

8D301877-1EF2-421C-804A-5B5929E3B344_cx0_cy9_cw100_w610_r1_s_r1

 

Бәйле